30 августта иртәнге 8 сәгатькә яңа урман янгыннары чыганаклары теркәлмәгән. Өч урман янгыны гамәлдәге булып кала, аларның барысы да Белорет районында, дип хәбәр итәләр Башкортостанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетыннан.
Бүгенге иртәдә 210 гектар мәйданда урман янгынының бер чыганагы туктатылган.
Югары Ләмәзе авылы һәм Межгорье шәһәре янындагы учаклар әле һаман да дөрләп яна һәм зур куркынычы тудыра.
Ведомство вәкиле мәгълүматлары буенча, торак пунктларга куркыныч янамый. Янгыннарны сүндерүдә 250дән артык кеше һәм 50 берәмлек махсус техника эшли.