Уфа районының Шамонино бистәсендә бу уку елында 180 бала беренче сыйныфка бара. Шуларның берсе — Райман Абдрәфыйков. 7 апрельдә 7 яшь тулган малайга. Ул инде укый-яза белә, инглиз телен дә өйрәнә. Кечкенә булса да, заман сулышын яхшы тоя егет, “Тик-ток” челтәрендә канал алып бара. “Ютуб” белән дә мавыга. Музыкага да мөкиббән Райман.
— Мәктәптә миңа күңелсез булмас микән, мин бит инде укый да, яза да беләм, — дип бераз борчылып та тора әле Райман.Белем дөньясында тагын әллә күпме ачышлар көтә бит әле үзен, югыйсә!
Укырга-язарга әти-әнисе өйрәткән дисезме? Һич юк! Әти-әнисе аны хәрефләр белән генә таныштырган, ә укырга ул үзе Интернет ярдәмендә өйрәнгән. “Окей, гугл, как научиться читать?” — дип сораган да... Менә шулай. Югыйсә, компьютерда уеннар уйнаганда язылган биремнәрне укый белергә кирәк бит. Тоткан да үзаллы өйрәнгән Райман укырга. Шундый үзаллы егет ул. Һәм беркөн әти-әнисен укый белүе белән шаккатырган.
Гаиләдә төпчек малай Райман. Зур абыйсы Арслан — җидегә, уртанчы абыйсы Әскар бишенче сыйныфка бара быел. Арслан техника белән мавыга, ә Әскар рәсем төшерергә, озын шигырьләр ятларга ярата. Әтисе Азамат — “Кызыл таң” гәзите редакциясендә компьютер бүлеге мөдире, әнисе Розалия эшкуарлык белән шөгыльләнә. Өченче улларын быел мәктәпкә илтүче Абдрәфыйковлар бераз дулкынлана да. Ни дисәң дә, чор гади түгел, пандемия әле үтмәгән. Шулай да киләчәкнең бары яхшы булачагына ышана алар. Иртәгә — Белем көне. Әти-әниләр, укучылар, мөгаллимнәр өчен зур бәйрәм. Балачакның иң гүзәл мизгелләренең берсе тантана итәчәк. Шатлык тулы, имин, хәвеф-хәтәрсез булсын яңа уку елы!
Ләйсән Якупова