Болар - Зилаер, Хәйбулла һәм Баймак районнарында.
210,9 гектар мәйданда урман янгыннарының ике чыганагы бетерелгән.
2513,6 гектар мәйданда урман янгыннарының 4 чыганагы гамәлдә булуын дәвам итә.
Алар - Белорет, Зилаер һәи Баймак районнарында.
Шуларның 3,6 гектар мәйдандагы ике урман янгынына киртә куелган.
2510 гектар мәйданда урман янгыннарының ике чыганагы дөрләвен дәвам итә.
Берсе - Белорет районында 1680 гектар мәйданда (актив яну мәйданы - 2,8 гектар) Югары Ләмәзе торак пунктыннан 9 километр ераклыкта урнашкан, табигый киртәләр бар – автомобиль юлы, елга. Торак пунктка хәвеф янамый.
Янгынны сүндерүгә 66 кеше, 26 берәмлек техника җәлеп ителгән.
Икенчесе Белорет районында 830 гектар мәйданда (актив яну мәйданы 1,6 гектар) Межгорьедан 6 километр ераклыкта. Табигый киртә бар - автомобиль юлы. Торак пунктка хәвеф янамый.
Янгынны сүндерүгә 180 кеше, 37 берәмлек техника җәлеп ителгән.