Барлык яңалыклар
Көнүзәк
1 сентябрь 2021, 11:30

Янгыннарга киртә куелды

Бүген иртәнгә республикада дөрләгән барлык урман янгыннарына киртә куелган.

Янгыннарга киртә куелды
Мәсәлән, 9:00 сәгатькә Белорет районы территориясендә ике зур урман янгыны локальләштерелде.

Белорет районындагы бер янгын чыганагы (актив яну мәйданы - 2,8 гектар) 1680 гектар мәйданда туктатылган, Межгорье шәһәре янындагы икенчесенә (актив яну мәйданы - 1,7 гектар) 40 гектар мәйданда чик куелган.

Янгыннарны сүндерү дәвам итә. Торак пунктларга куркыныч янамый. Хәлне Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе контрольдә тота.

 

Автор:Резеда Галикәева