+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
2 сентябрь 2021, 12:00

Ике янгын дөрләвен дәвам итә

Торак пунктларга куркыныч янамый.

Ике янгын дөрләвен дәвам итә
Ике янгын дөрләвен дәвам итә
Башкортстанда урман янгыннарының локальләштерелгән ике учагы дөрләвен дәвам итә, дип хәбәр итә Республика белән идарә итү үзәге Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетына сылтама белән.

2 сентябрьдә иртәнге 8гә булган оператив мәгълүматларына караганда, узган тәүлектә Туймазы һәм Миякә районнарында 1,15 гектар мәйданда урман янгыннары теркәлгән.

9,95 гектар мәйданда Баймак, Туймазы, Миякә районнарында өч урман янгыны сүндерелгән.

Гомум мәйданы 2 520 гектар булган урман янгыннары чыганаклары гамәлдә булуын дәвам итә: Белорет районының Мулдакай авылы янында (1680 гектар мәйданда) һәм Межгорье шәһәре янында (840 гектар мәйданда). Торак пунктларга куркыныч янамый.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: