+12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
2 сентябрь 2021, 12:35

Йөрәктауда хәлләр контрольдә

Бүген иртән аннан янгын турында хәбәр килгән.

Йөрәктауда хәлләр контрольдә
Йөрәктауда хәлләр контрольдә
Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенә 8:20 сәгатьтә Йөрәктауның төньяк-көнчыгыш итәгендә коры үсемлекләр һәм агачларның януы, көчле төтенләү турында хәбәр килгән.

Янгынны сүндерүгә 41 кеше, 9 техника, шул исәптән 2 трактор җәлеп ителә. Янгын урынына суны өзлексез бирү оештырыла. Шулай ук урында ранецлы янгын сүндерү җайланмалары булган 29 волонтер эшли. Запаста 70 ранец бар.

Янгын урынына өстәмә рәвештә МЧСның 14 эзләү-коткару отряды (3 берәмлек техника, 30 кеше) җибәрелгән. Өстәмә көчләр һәм чаралар әзер. Торак пунктларга куркыныч янамый.

Урынга Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Виталий Барзайкин чыкты. Хәл контрольдә тотыла.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: