-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
3 сентябрь 2021, 17:10

Баймак күгендә ут ялкыны

3 сентябрьдә Магнитогорск-Ира трассасында Сибай-Баймак участогында хәрәкәт чикләнде.

Сәбәбе - табигый янгын. Инде бер тәүлектән артык көчле җил Баймак районында ут казасын туктатырга ирек бирми. Ут бер мизгелдә коры үләнне юк итә, агачлар һәм куакларга күчә. Тәүлек эчендә янгын 750 гектардан артык мәйданда таралган.

Йөздән артык битараф булмаган граждан табигатьне уттан коткарырга килде. 2 сентябрьнең икенче яртысында Ишмөхәммәт авыл биләмәсендә башланган янгын Семеновка авыл биләмәсенең Монасыйп авылы янында тауларга юнәлде. Төнге күктә ут ялкынын Баймак халкы күзәтте.

3 сентябрь иртәсендә ялкын Баймак-Сибай трассасы буендагы территорияне колачлады. Янгын сүндерүчеләр һәм волонтерлар булган сөрелгән полосаларны киңәйтәләр һәм яңаларын салалар. Баймаклыларга ярдәмгә Уфадан һәм республиканың күрше районнарыннан ярдәм килде, волонтерларга өстәмә рәвештә янгын сүндергечләр бүлеп бирелә.

Районга шулай ук гадәттән тыш хәлләр министрлыгының аэромобиль төркеме җибәрелгән. Көчле җил хәлне катлауландыра. Шуңа да карамастан, торак пунктларга янаулар юк. Хәл контрольдә тотыла.

Шулай ук, Күгәрчен районының Березовая роща торак пунктында янгын турында хәбәр килде. Урынга 5 берәмлек техника һәм 19 кеше булган янгын сүндерү бүлекчәләре җибәрелгән, тракторлар җәлеп ителгән, урындагы халык актив ярдәм итә. Янгын сүндерү югары ранг буенча алып барыла.

Ике йорт һәм ишегалды корылмалары янган. Ут белән көрәшү өчен барлык кирәкле чаралар күрелә. Баш идарәдә оператив штаб эшли. Янгынның сәбәбе  электр чыбыклары төзексезлегендә булуы ихтимал.

Баймак күгендә ут ялкыны
Баймак күгендә ут ялкыны
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: