-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
3 сентябрь 2021, 12:20

Торак пунктларга хәвеф янамый

Бүгенге иртәгә республикада 2624,3 гектар мәйданда 10 янгын чыганагы дөрләгән, шуларның дүртесенә чик куярга мөмкин булган.

Торак пунктларга хәвеф янамый
Торак пунктларга хәвеф янамый
82,8 гектар мәйданда алты янгын әлегә туктатылмаган.

2 сентябрьдә Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенә Баймак районында корыган үләннәр януы турында хәбәр килә. Урында МЧС һәм Урман хуҗалыгы министрлыгы көчләре һәм чаралары, волонтерлар эшли.

Барлыгы 147 кеше һәм 23 берәмлек техника җәлеп ителгән. Янгын сүндерелә, булган сөрелгән полосалар киңәйтелә, яңалары салына. Өстәмә рәвештә 85 ранецлы янгын сүндерү җайланмасы әзерләнгән. Коры үлән яну урынына Баш идарәнең 50 кешелек аэромобиль төркеме юнәлтелгән.

Торак пунктларга хәвеф янамый. Хәл Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе контролендә тора.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: