-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
4 сентябрь 2021, 12:49

Һава торышы янгын сүндерүчеләр яклы

Яңгыр да ярдәмгә килде.

Һава торышы янгын сүндерүчеләр яклы
Һава торышы янгын сүндерүчеләр яклы

Бүген иртән республиканың Баймак районы Гали авылында яшәүчеләр үз йортларына кайтты. Исегезгә төшерәбез, кичә 16 кеше, хәвефсезлек максатларында, вакытлыча Баймак шәһәренә күчерелгән иде.

Беркем дә зыян күрмәгән. Җимерелгән йортлар юк. Йорт хайваннарының үлүенә һәм имгәнүенә юл куелмаган.

Баймак районында янгынны сүндерү дәвам итә. Ут 1000 гектар мәйданда сүндерелгән инде, 50 берәмлек техника һәм 472 кеше җәлеп ителгән. Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан аэромобиль группировкасының ике эшелоны, 11нче һәм 22нче янгын-коткару отрядлары, махсус янгын-коткару частеның көчләре һәм чаралары җәлеп ителгән. Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышы узды.

Кичә янгын аркасында төбәк әһәмиятендәге гомум файдаланудагы Магнитогорск - Ира автомобиль юлында хәрәкәт туктатылган иде, 106нчы - 128нче километрдагы юл участогында бүген иртәнге 9дан хәрәкәт яңартылды.

Бүген һава торышы янгын сүндерүчеләр ягында.


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: