+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
4 сентябрь 2021, 17:23

Кемдер вакцинадан курка...

Ә үткән тәүлектә 15 кешене ковид харап иткән...


Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 58 мең 261гә җитте. Соңгы тәүлектә бу исемлеккә янә 303 кеше өстәлде.

Әле республика дәваханәләрендә 722 кеше ковидтан дәвалана, аларның 451е 60 яшьне үткән.

56 кеше авыр хәлдә, 10 пациент үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырылган.

Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 3 937 кеше амбулатор дәвалана, алар арасындагы 2165 пациент 60 яшьтән өлкән. Бер тәүлектә 175 кеше ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны — 52 428.

Соңгы тәүлектә янә 15 якташыбыз COVID-19 корбаны булды. Барлыгы корбаннар саны 1 171га җитте, аларның 939ы 60 яшьне узган.
Пневмония очраклары да ачыклануын дәвам итә. Соңгы тәүлектә бу диагноз 134 кешегә куелган, 124 кеше пневмониядән савыккан.

Башкортстанга Covid-19дан 1 458 168 доза вакцина кайтарылган. 1 компонент белән 1 183 484 кеше вакциналанган (барлык вакциналарның 81,1 проценты). Тулысынча вакциналануны төгәлләүчеләр саны (1 һәм 2 компонент белән) - 1 040 606 кеше.
Бер тәүлектә 24 189 кеше вакциналанган (1 компонент белән - 6650, 2 компонент белән - 14 539).

Фото: sutynews.ru


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: