Башкортстанда синоптиклар яңгырлы салкын ял көннәре вәгъдә итә. «Башгидрометүзәк» фаразына караганда, 4 һәм 5 сентябрьдә яшенле яңгырлар, шулай ук көчле җил көтелә.
4 сентябрьдә урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен. Көндез яңгырлар вәгъдә итәләр, урыны белән көчле, кайбер районнарда яшенле яңгыр. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан. Һава температурасы 13-18°, көньяк-көнчыгышка таба 23 градуска кадәр.
5 сентябрьдә урыны белән бераз яңгыр көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан. Һава температурасы төнлә+4,+9°; көндез 13-18°.
Фото: s.poembook.ru