-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 сентябрь 2021, 11:38

Янгыннар һаман зыян сала

Шул ук вакытта, кайбер урыннарда алар сүндерелде.

Янгыннар һаман зыян сала
Янгыннар һаман зыян сала

Республикада янгыннар зыян салуын дәвам итә. Белорет районында ике урында, 840 һәм 1680 гектар мәйданда дөрли ул. Шулай ук Әбҗәлил, Баймак, Бөрҗән районнарында да теркәлгән. Бөрҗән районында да ике урында 157 һәм 22,5 гектар җирдә янгын бар.

Оператив мәгълүматларга караганда, Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика буенча Баш идарәсендә 8.00 сәгатькә табигый янгыннарның яңа учаклары теркәлмәгән.

Шул ук вакытта, узган тәүлектә дә бу җәһәттән нәтиҗәле эшләр башкарылды. Белорет районында - 10,7, Бөрҗәндә - 10, Әбҗәлилдә - 22, Күгәрчендә - 61, Зилаерда - 58,3, Куергазыда 20 гектар мәйданнарда янгын сүндерелде.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: