Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика буенча Баш идарәсе мәгълүматларына караганда, ут Учалы районында 0,13 гектар мәйданда дөрләгән.
Коткаручылар Белорет, Бөрҗән һәм Учалы районнарында дүрт табигый янгынның тулысынча сүндерелүе турында хәбәр итте.
«Гомум мәйданы 1530 гектар булган 3 табигый янгын чыганагы гамәлдә булуын дәвам итә, барысы да локальләштерелгән. Иң катлаулы хәл Баймак районында килеп туган иде, анда 2 сентябрьдә коры үлән янып китте. Якшәмбе көнне янгын тулысынча бетерелде, аның мәйданы 1000 гектар тәшкил итте», — дип аныкладылар ведомствода.
Хәзерге вакытта Баймак районында Төркмән авылы янында бер янгын котыра. Аңа каршы 53 кеше һәм 16 берәмлек махсус техника көрәшә.