+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
6 сентябрь 2021, 16:01

Кышка әзерлек ничек?

Бүген Хөкүмәттә сүз шул турыда барды.

Кышка әзерлек ничек?
Кышка әзерлек ничек?
Бүген Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә республиканың торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфаларын башкаручы Алан Марзаев «Коммуналь хуҗалык объектларының көзге-кышкы чорда эшләргә әзерләнүе турында» доклад белән чыгыш ясады.
"1 сентябрьгә булган мәгълүматларга караганда, муниципаль берәмлекләрнең 2021-22 еллардагы ягулык чорына уртача әзерлеге 88 процент тәшкил итә, шул исәптән:
- торак фонды - 93,5 процент
- казанлыклар - 91 процент
- үзәк җылылык пунктлары - 85 процент
- җылылык челтәрләре - 97 процент
- суалгычлар - 94 процент
- суүткәргеч челтәрләр - 94 процент.

Кышка әзерләнү максатында 115 километр җылылык челтәре һәм 194 километр суүткәргеч челтәрләре алыштырылды.
Торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре тарафыннан 44 мең тонна күләмендә резерв ягулык запасы булдырылган, бу планның 97 процентын тәшкил итә. Инфраструктура объектларында 516 электр тәэминаты чыганагы бар, шул исәптән 262 берәмлек - күчмә", - диде ул.

Капиталь ремонт буенча оператор 9 йортта җылылык системаларына капиталь ремонт ясаган. Калган 4 йортта ремонт эшләрен 2021 елның 7 сентябренә төгәлләү планлаштырылган. 19 йортта түбә ремонтланган, 83 йортта рулон япмасы тулысынча монтажланган, 55 йортта эшләр үтәлеше 75-90 процент тәшкил итә.
Барлык 138 йортта эшләр 2021елның 1 октябренә кадәр тәмамланачак. Шулай ук агымдагы елда 41 күпкатлы йортта автоматик һава торышын көйләү җайланмасын урнаштыру каралган.

Киңәшмәдә Уфа шәһәренең торак фондын 2021-22 елгы җылыту сезонына әзерләү турында да сүз булды.
"Үткән җылыту чорында без шәһәр халкының җылылык өчен зур счетлар китереп чыгарган тискәре реакциясенә юлыктык. Нәтиҗәдә, шәһәрдә күпфатирлы йортларның җылыту системасына комплекслы анализ ясадык.
Үткәрелгән анализ нәтиҗәләре буенча җылылык өчен түләүләрнең зуррак исәпләнүенең сәбәпләре түбәндәге хокук бозулар аркасында булуы ачыкланган:

- идарәче һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар файдалана торган мәйданнарның торак-коммуналь хуҗалык өчен түләүне исәпләү өчен туры килмәве;
- РСО ягыннан артык җылылык бирү;
- күпфатирлы йортлар системаларында төзексезлек һәм корректлы булмаган эш;
- энергияне сакчыл тоту буенча чараларны озак вакыт үтәмәү.

Хәлнең кабатлануын булдырмас өчен, Уфа шәһәре хакимияте тарафыннан алдагы җылыту чорында барлыкка килгән хокук бозуларны бетерү буенча чаралар планы расланды һәм үтәлә. Анда, юдыру һәм опрессовкага кагылышлы стандарт һәм ел саен башкарыла торган эшләрдән тыш, энергияне сак тотуга юнәлтелгән чаралар планлаштырылган, алар алдагы елларда тормышка ашырылмаган диярлек.

Гидравлик сынаулардан тыш, үткәрелде:

- ИТП ремонтлау һәм көйләү;
- Элеватор төеннәрен ремонтлау һәм көйләү;
- Мәйданнарның ревизиясе;
- Торба үткәргечләрне изоляцияләү.
Бу хәлләр тагын кабатланмас өчен эшләр җәелдерелде. Төп эшләр 15 сентябрьгә кадәр тәмамланачак. Энергия нәтиҗәлелеген арттыру буенча калган барлык чаралар җылылык сезоны дәвамында дәвам итәчәк, - диде ул чыгышында.

Фото: ural.aif.ru

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: