+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
6 сентябрь 2021, 22:00

Радий Хәбировка мөрәҗәгать иткәннән соң, Туймазада күперне төзеп бетерәчәкләр

Туймазы районында яшәүчеләр республика Башлыгы Радий Хәбировка Әгертамак микрорайонында күпернең төгәлләнмәгән төзелешенә игътибар итүне сорап мөрәҗәгать итте.

Радий Хәбировка мөрәҗәгать иткәннән соң, Туймазада күперне төзеп бетерәчәкләр
Радий Хәбировка мөрәҗәгать иткәннән соң, Туймазада күперне төзеп бетерәчәкләр

Алар үз сорауларын 2020 елның декабрендә матбугат конференциясендә яңгырату өчен юллаганнар иде.

Мөрәҗәгать авторы Рөстәм Фәтхетдинов сүзләренә караганда, төзелеш 2019 елда башланган, күперне торгызганнар, әмма керү юлларын төземәгәннәр.

"Төзелешкә 80 миллион сум бюджет акчасы тотылган. Төзелешне тәмамлау өчен тагын 50 миллион сум таләп ителә. Әлеге проект гамәлгә ашырылырмы? Яки күпер озак төзелешкә әйләнәчәкме?" - дип язган Рөстәм Фәтхетдинов.

Туймазы районы хакимиятендә аңлатуларынча, Өсән елгасы аша Көнчыгыш микрорайондагы күперне Туймазада 2018 елда төзи башлаганнар. Төзелеш барышында проект-смета документларында исәпкә алынмаган эшләр ачыкланган. Шуннан соң проект оешмасы проект-смета документациясен корректировкалау эшләрен башкара, проектка кабат экспертиза үткәрелә. 2019 елның октябрендә генераль подрядчы белән муниципаль контракт өзелгән. 2020 елның территориаль заказына объект кертелмәгән, шуңа бәйле рәвештә 2020 елда күпер төзелеше алып барылмаган. Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына әлеге объектны 2021 елның территориаль заказына, төзелеш эшләрен төгәлләү һәм объектны эксплуатациягә кертү өчен заявка җибәрелә. 2021 елның мартында күпер төзелешен төгәлләү өчен акча бүленгән, төзелешне төгәлләү 2022 елга планлаштырылган.

Чәршәмбе, 8 сентябрьдә 19.00 сәгатьтә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров журналистлар һәм республика халкының сорауларына җавап бирәчәк. Туры линияне БСТ, Башкортостан-24, Вся Уфа, Сәләм, UTV телеканалларында һәм Башкортстан Республикасы Башлыгы Хакимиятенең социаль челтәрләрендә карарга мөмкин.

Радий Хәбировка теләге булган һәркем үз соравын бирә ала. Моны ике ысул белән эшләргә мөмкин: Беренчесе - социаль челтәрләрдә Башкортстан Башлыгының битләрендә (vk.com/radiyhabirov, facebook.com/radiyhabirov, ok.ru/radiyhabirov, instagram.com/khabirovradii) комментарий калдырырга. Видеоязма да җибәрергә мөмкин. Аны кәрәз телефоны камерасына яздырырга һәм glavarb.ru сайтында махсус бүлектә куярга кирәк.

Фото: "Башинформ"

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: