+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
7 сентябрь 2021, 19:20

Алда яңа җиңүләр көтсен!

Бүген Уфаның «Торатау» Конгресс-холлында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "WorldSkills Russia" җиңүчеләре һәм призерлары белән очрашты.

Алда яңа җиңүләр көтсен!
Алда яңа җиңүләр көтсен!
Ул барлык балаларга да чыгышлары өчен үзе һәм республика халкы исеменнән зур рәхмәт белдерде.

"Сезнең җиңү бөтен республиканы рухландыра, сез Башкортостанның җиңә алуын күрсәттегез, без лидер –төбәк һәм без югалткан җиңүче идеологиясен кире кайтара башлыйбыз", — диде Радий Хәбиров.

Аның сүзләренә караганда, киләсе чемпионатларга бик җитди әзерләнергә кирәк һәм республика яуланган позицияләрне югалтмаска, беренче урынга омтылырга тиеш.

Төбәк Башлыгы билгеләп үткәнчә, ул министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләренә колледж укучыларын WorldSkills стандартлары буенча киләсе чемпионатларга әзерләүне шәхсән контрольгә алырга кушкан.

«Һәр белгечлекне һәм компетенцияләрне министрлар арасында бүлдек, алар юл карталарын тәкъдим итәргә, анда финанс ресурслары, матди-техник базаны әзерләү, нинди тренер-остазларны чакырырга кирәклеге язылырга тиеш. Бу даими, планлы эш булачак", - диде республика җитәкчесе.

Радий Хәбиров чемпионатта җиңүчеләр, призерлар һәм аларның остазлары вәгъдә ителгән премияләргә ия булдылар, дип билгеләп үтте. Исегезгә төшерәбез, 1нче урынга ия булучылар - 100 мең сум, призерлар - 50әр мең сум, һөнәри осталыклары өчен медальон ияләре 25 мең сум премия алды.

Башкортстан Башлыгы шулай ук производствога эшкә барырга һәм эш бирүчеләр белән сөйләшергә әзер булган егетләр өчен тәкъдим итү хаты язарга әзер булуын билгеләп үтте.

"Тагын бер кат шуны әйтәсем килә, яңа тармаклар үсеше, икътисадыбызны ныгыту өчен без эшче белгечлекләрне әзерләү белән даими, профессиональ нигездә шөгыльләнәчәкбез", — диде Радий Хәбиров.

Исегезгә төшерәбез, «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) IX Милли чемпионаты финалында илнең 76 төбәгеннән 1786 конкурсант катнашты. Барлык милли финаллар арасында быелгысы иң яше булды: катнашучыларның өчтән бер өлеше юниорлар категориясендә – 16 яшькә кадәр 603 кеше чыгыш ясады.

Башкортстан җыелма командасында 280 катнашучы исәпләнде, шуларның 181е - төп яшь һәм 99ы - «юниорлар» категориясендә, шулай ук 218е - эксперт-компатриотлар. IX Милли чемпионат финалында Башкортстан җыелма командасы 105 компетенциянең 102ендә, ике яшь категориясендә катнашты.

Башкортстан җыелмасында 62 медаль (ел йомгаклары белән): 8 алтын, 12 көмеш, 19 бронза, «профессиональлек өчен» 23 медаль.

Русия Федерациясе төбәкләре арасында гомум медаль зачетында Башкортстан 76 төбәк арасында 2нче урынны алды (узган ел белән чагыштырганда,г 6 позициягә күтәрелде).

Фото: bashinform.ru


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: