- Май аенда «АРТ-Корылтай» мәдәни форумында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Авыл мәдәният хезмәткәре» программасын эшләтеп җибәрү турында игълан итте. Мондый программа федераль дәрәҗәдә эшләнә генә, һәм аның Русия төбәкләрендә аналогы юк. Шуңа күрә авылга кадрлар җәлеп итү өчен без авыл җиренә эшкә китүче хезмәткәрләргә компенсация бирү турында карар кабул иттек, - диде Андрей Назаров.
Башкортстан мәдәният министры Әминә Шәфыйкова сүзләренә караганда, мәдәният өлкәсендә белгечләренә гомум ихтыяҗ 360 кешеден артып китте. Барыннан да элек, авыл клубларында һәм балалар сәнгать мәктәпләрендә кадрлар кытлыгы сизелә. Шул ук вакытта тармакта пенсия яшендәгеләр хезмәткәрләрнең өчтән бер өлешен тәшкил итә.
– Муниципаль мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренә дәүләт ярдәме чаралары 2021 елда һәр кешегә торак яки җир участогы алу өчен 500 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган компенсация түләү рәвешендә субсидияләр бирүне күздә тота, - дип аңлатты министр. - 35 яшькә кадәр, мәдәният өлкәсендә профильле һөнәри белемле яшь белгечләргә ярдәм күрсәтеләчәк. Алар - мәдәни-ял оештыру учреждениеләре, китапханә, музей хезмәткәрләре, мәдәният өлкәсенең өстәмә белем бирү педагоглары, 2018 елдан башлап авыл торак пунктына, яки 50 меңгә кадәр халык яшәгән шәһәргә эшкә килгәндә, әлеге ташламаларга ия булачак.
Фото: pravitelstvorb.ru