+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
7 сентябрь 2021, 18:13

Һөнәри бәйрәмегез белән!

Икътисадчыларга дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Һөнәри бәйрәмегез белән!
Һөнәри бәйрәмегез белән!

Бүген республика Хөкүмәт йортында Премьер-министр Андрей Назаров финанс органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм финанс өлкәсендә эшләүче иң яхшы хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләре тапшырды.

- Финансистның эше һәрвакыт иң дәрәҗәлеләрдән санала иде. Шуның белән бергә, ул беркайчан да җиңел булмады, һәрвакыт үз-үзеңне аямауны, югары квалификация һәм җаваплылыкны таләп итте. Мин үзем финанс мохитендә үстем, чөнки минем әни бухгалтер иде. Шуңа күрә миңа балачактан ук финанс терминнары таныш.

Минем өчен финансистлар - үзенчәлекле кешеләр. Алар уникаль сыйфатларга ия. Республиканың уңышлы икътисади үсеше һәм гражданнарның иминлеге аларның тырышлыгына һәм тирән эшчәнлегенә бәйле. Шуңа күрә мин сезнең һөнәргә зур хөрмәт белән карыйм, - диде Андрей Назаров. Финансистлар көнен бәйрәм итүгә багышланган бүләкләү тантанасында Андрей Назаров тармак алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: