-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 сентябрь 2021, 23:40

Азат Янгиров: “Конструктив сөйләшү булды, күп конкрет мәсьәләләр хәл ителде”

Башкортстанның мәгарифне үстерү институты ректоры Азат Янгиров Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән туры эфир хакында фикерен белдерде.

Азат Янгиров: “Конструктив сөйләшү булды, күп конкрет мәсьәләләр хәл ителде”
Азат Янгиров: “Конструктив сөйләшү булды, күп конкрет мәсьәләләр хәл ителде”

“Бик конструктив сөйләшү булды. Вакыт буенча да рекорд куелды. 4 сәгатьтән артык сөйләшү барды. Бик күп мөһим мәсьәләләр тикшерелде. Өстенлек социаль өлкәгә бирелде — торак-коммуналь хуҗалык, транспорт, җәмәгать киңбекләре һәм башка мәсьәләләр яктыртылды.
Шул ук вакытта икътисад мәсьәләләренә дә зур игътибар бирелде. Радий Фәрит улы белән килешмичә булмый: икътисад — җәмгыятьнең төп нигезе. Сәнәгатьсез уңышка ирешү мөмкин түгел. 2020 елда сәнәгать сәясәтен тормышка ашыру буенча рейтингта беренче урын алу сөенечле.
Минем карашка, сорауларга төпле, җентекле җавап бирелде. Республика Башлыгының барлык өлкәдә дә үзен иркен тотуы күренеп тора.
Күп конкрет мәсьәләләр хәл ителде: йортларны, урамнарны ремонтлау буенча.
Туры эфирда комплекслы, күпкырлы эш барды, журналистлар белән тыгыз аралашу булдырылды. Видеоэлемтәләр, шалтыратулар булу халыкка җитәкчегә турыдан-туры мөрәҗәгать итү мөмкинлеген бирде.
Миндә бу туры эфир хакында бик уңай фикер калды”, — дип сөйләде Азат Вәзир улы.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: