- Әлеге мәсьәләне хәл итү җитди игътибар бирүебезнең җимешләрен күреп сөенмичә булмый, - диде ул. - Бу башкаладагы "Торналар" фонтаны, Бәләбәйдәге "Чишмәләр паркы" һәм башка шундый зур объекларга да, гап-гади йортлар алдындагы заманча балалар мәйданчыгы, парковкалар, фонарьларга да кагыла. Яшермим, бу өлкәгә акча табу өчен Мәскәү юлын таптарга туры килде. Хәзер инде без бүленгән финанслар буенча (ә бу 1 миллиард сум), Русия төбәкләре арасында беренче урында. Хәзерге финанслау шартлары безгә республиканың 22 районында үзәк мәйданнарны, башка җәмәгать урыннанырын тәртипкә китерергә мөмкинлек бирәчәк.