"Социаль челтәрләр аша бик күп сораулар килгән, аларны нинди язмыш көтә?" дигән сорау яңгырады.
- Бер генә сорау да җавапсыз калмаячак, алар барысы да мөһим, һәрберсе тикшереләчәк, чара күреләчәк. Авылларга су үткәрүгә бәйле сораулар күп. Аларны хәл итү мәсьәләсе район хакимиятләренә йөкләнәчәк. Район җитәкчеләренең бу мәсьәләгә җитди игътибар бирүләрен үтенәм, - диде Радий Хәбиров.
Фото: "Башинформ"