+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 сентябрь 2021, 22:50

Булачак республика җитәкчесе турында уйлаганым юк

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән ел саен үткәрелә торган "туры линия" бара. Төбәк җитәкчесе туры эфирда республикада яшәүчеләрнең, җәмәгать оешмалары вәкилләренең һәм журналистларның сорауларына җавап бирә.

Булачак республика җитәкчесе турында уйлаганым юк
Булачак республика җитәкчесе турында уйлаганым юк

Журналист Станислав Шахов элекке республика җитәкчеләре Мортаза Рәхимов һәм Рөстәм Хәмитовка мөнәсәбәт, булачак Башкортстан Башлыгы турында сорады.

- Мортаза Гобәйдулла улы белән бергә эшләдек. Әле дә аның белән еш аралашабыз. Рөстәм Зәки улы республика өчен күп эшләде. Аңа ихтирамым зур, аралашабыз, туган көне белән котладым, - диде Радий Хәбиров. - Миннән соң булачак республика җитәкчесе турында уйлаганым юк. Моны Русия Президенты һәм республика халкы хәл итәчәк. Аллаһыга шөкер, Башкортстанда яхшы, көчле җитәкчеләр үсеп килә. Хатын-кыз да республика җитәкчесе булырга мөмкин. Ике районны гүзәл затлар җитәкли бит.

Фото: "Башинформ"

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: