-7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTikTokINSTAGRAM
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 сентябрь 2021, 22:18

"Хәбиров командасы" кемнәр ул?

Радий Хәбиров бу төшенчәгә аңлатма бирде.

"Хәбиров командасы" кемнәр ул?

Дәүләт думасы депутаты Рифат Шәйхетдинов бүген "туры эфир"да "Хәбиров командасы" төшенчәсенең нәрсә аңлатуын сорады.

- "Хәбиров командасы" турында төрле имеш-мимешләр булды. Беренчедән, имеш, бу Красногорскидан минем белән килүчеләр. Икенчедән, имеш, бу минем дуслар. Өченчедән, имеш, минем командада тик "Бердәм Русия" партиясе вәкилләре. Әлбәттә, боларның берсе дә дөрес түгел. Мин - дәүләт хезмәткәре. Мин кайчандыр дус булган өчен генә кеше белән эшли алмыйм. Максатым - Башлык буларак үсешү, халык хәтерендә нидер эшләгән кеше булып калырга. Кем беләндер белән эшләргә уйладым икән, ачыктан-ачык эшлим, мин аңа бик нык ышанам.

Красногоскида эшләгәндә нәтиҗәле эшләүче кешеләр бар иде. Алар әле дә минем янда. Монда да андый кешеләр бар. Алары да минем командада. Команда булгач, мин алардан нәтиҗә дә көтәм. Әмма "яраткан кешеләрем" юк. Минем белән булганнарны тигез күрәм.

Фото: ufa.kp.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова