+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 сентябрь 2021, 21:15

Кадрлар туплау - бик җентекле эш

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән ел саен үтә торган "туры линия" бара. Төбәк җитәкчесе туры эфирда республикада яшәүчеләрнең, җәмәгать оешмалары вәкилләренең һәм журналистларның сорауларына җавап бирә.

Кадрлар туплау - бик җентекле эш
Кадрлар туплау - бик җентекле эш

"Московский комсомолец" гәзите журналисты Светлана Вәлиева җитәкчеләр эшчәнлеге һәм республика Башлыгы үзенең һәм Русия Президентының аның эшен ничек бәяләве турында сорады.

- Кадрлар туплау - бик җентекле эш. Район хакимияте башлыклары корпусында булдыклы җитәкчеләрдән тора. Мин республика белән җитәкчелек итә башлагач, кайберләре белән хушлашырга туры килде. Минем яраткан хакимият башлыкларым юк. Барысына да тигез мөнәсәбәттәмен. Аларның җаваплы эшләрен аңлыйм һәм ихтирам белән карыйм, - диде Радий Хәбиров. - Мин бик кызу кеше. Республика Башлыгы булып эшли башлаганда бик кызу идем. Хәзер исә тынычмын. Күптән түгел Русия Президенты Владимир Путин Башкортстанга килде. Аның янында эшләве бик уңайлы булды. Бик күп мәсьәләләр турында сөйләштек һәм хәл иттек. Шул исәптән Уфада студентлар кампусын төзү турында да. Бу ил Президинтының миңа түгел, ә Башкортстанга һәм республика халкына мөнәсәбәте нәтиҗәсе дип кабул итәргә кирәк.

Фото: "Башинформ"

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: