"Башинформ" мәгълүмат агентлыгы баш мөхәррире Руслан Шәрәфетдинов республика җитәкчесенең коррупциягә мөнәсәбәте турында сорады.
- Мин - электән чыныгу алган юрист. Коррупциягә карата кискен кире мөнәсәбәттәмен. Ике министр һәм бер район хакимияте башлыгына карата җинаять эше кузгатылган. Хокук саклау органнары үз эшләрен башкара. Республикада коррупция очраклары ачыклануы аларның нәтиҗәле эшчәнлеге турында сөйли. Җитәкченең гаепле булу-булмавын суд билгели, - диде Радий Хәбиров.
Фото: "Башинформ"