+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 сентябрь 2021, 22:25

Мәдәният йортын ремонтлауга акча бүленәчәк

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән ел саен үткәрелә торган "туры линия" бара. Төбәк җитәкчесе туры эфирда республикада яшәүчеләрнең, җәмәгать оешмалары вәкилләренең һәм журналистларның сорауларына җавап бирә.

Мәдәният йортын ремонтлауга акча бүленәчәк
Мәдәният йортын ремонтлауга акча бүленәчәк

Бишбүләк районы Сидәкбаш авылы мәдәният йорты мөдире Инна Никифорова мәдәният учагының түбәсе һәм җылылык системасы ремонтлану, тәрәзәләре алмаштырылуы турында сөйләде. Ләкин ремонт тәмамланмаган, акча җитми.

"Туры линия" барышында Бишбүләк районы хакимияте башлыгы Артур Зарипов элемтәгә чыкты. Радий Хәбиров авыл мәдәният йортында ремонтны тәмамлау өчен 7 миллион сум бүленәчәге турында әйтте.

Фото: "Башинформ"

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: