Биредә һаман да элекке төзелеш объектлары бар. Республика Башлыгы белән туры эфирда Уфаның шушы төбәгеннән дә сорау бирелде. "Уфаның Нижегородка бистәсе үзгәрми. Парк юк. Тимер юл шунда урнашкан. Димәк, бистәне бик күпләр күреп белә. Ул кайчан төзекләндереләчәк?" - дигән сорау да яңгырады бүген республика Башлыгы Радий Хәбировка "туры эфир" вакытында.
- Без узган елда Черниковкада эшләдек. Әле Сипайловода эшлибез. Киләсе елда Нижегородкага керәчәкбез. Бу юлларны төзекләндерүдән башланачак. Без блоклар белән эшлибез. Шулай булгач төзекләндерү төрле өлкәләрне үз эченә алачак.
Дәүләт циркы турында да әйтәсем килә. Аны 2024 елда сафка тапшырачакбыз. Әле төзекләндерү эшләре бара, - диде ул.