+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 сентябрь 2021, 19:20

Радий Хәбиров белән "туры линия" башланды

Әлеге минутларда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән ел саен үткәрелә торган "туры линия" башланды. Ул Башкортcтан белән идарә итү үзәгендә уза. Төбәк җитәкчесе туры эфирда республикада яшәүчеләрнең, җәмәгать оешмалары вәкилләренең һәм журналистларның сорауларына җавап бирә.

Радий Хәбиров белән "туры линия" башланды
Радий Хәбиров белән "туры линия" башланды

"Туры линия"не республиканың төп телеканаллары - "БСТ", "Башкортостан 24", "Вся Уфа", "Сәлам", UTV трансляцияли. Аны шулай ук республика Башлыгының социаль челтәрләрдәге битләрендә дә - vk.com/radiyhabirov, facebook.com/radiyhabirov, ok.ru/radiyhabirov, instagram.com/khabirovradii карарга була.

"Туры линия"гә нинди кәеф белән килдегез, дигән сорау бирелде.

- Дулкынланам, ләкин бу минем эшемнең бер өлеше. Узган ел " туры элемтә" өч сәгать барды. Ләкин эш рекорд куюда түгел, ә халыкны борчыган сорауларга җавап бирү, - диде Радий Хәбиров.

Фото: "Башинформ"

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: