Республика Башлыгына дәваханәләр эшчәнлеге, сәламәтлекне үстерү буенча да сораулар булды. Уфада яшәүче ханым Радий Хәбировтан сукырлар өчен уңайлыклар булмауга зарланган.
"Шул ук "говорящий телефон" буенча аралашу бездә көйләнмәгән. Ә башка өлкәләрдә ул бар", - дигән ул социаль челтәрләрдә.
Радий Хәбиров бу сорауны сәламәтлек саклау министры Максим Забелинга юлланачагын белдерде. Әлеге мәсьәләне аның белән җентекләп тикшерү кирәклеген белдерде ул.
Фото: nversia.ru