+5 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 сентябрь 2021, 15:15

Техник тикшерү мәҗбүри булмаячак?

Автомобильгә техник тикшерүне машина хуҗасы алышынганда гына үткәрергә тәкъдим итәләр.

Техник тикшерү мәҗбүри булмаячак?
Техник тикшерү мәҗбүри булмаячак?
«Бердәм Русия» партиясе Дәүләт думасына шәхси автотранспортка мәҗбүри техник тикшерү үткәрүне бетерү проектын кертергә җыена.
«Бердәм Русия» партиясе автомобильгә техник тикшерүне машина хуҗасы алышынганда гына үткәрергә тәкъдим итә. Анда да автомибиль яисә мотоцикл дүрт елдан искерәк булса гына. Башка барлык очракларда да без бу процедураны ирекле итеп калдыру яклы. Әлеге башлангыч бары физик затларга гына кагыла. Коммерция транспоты өчен ул кулланылмый», - дип белдерде партиянең генераль советы секретаре Андрей Турчак.
Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Турчак әйтүенчә, депутатлар закон проектын хөкүмәт белән бергәләп эшләп бетереп, аны Дәүләт думасына кертәчәкләр һәм яңа чакырылышта оператив төстә кабул да итәчәкләр. Аның сүзләренчә, техник тикшерү үткәрүгә бәйле закон 1994 елда кабул ителгән һәм алар инде «мораль искергән».
Үз чиратында, вице-премьер Марат Хөснуллин, «Бердәм Русия» партиясенең бу тәкъдиме күптән өлгергән иде, дип белдерде. Мотоцикл яки автомобиленең иминлеген иң беренче чиратта хуҗа кеше үзе кайгыртырга тиеш.

Фото: Pixabay.com

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: