+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 сентябрь 2021, 19:25

ЦУР Агыйдел елгасына авып төшәчәк, икән...

"Туры линия"дә сорауларга җавап биргәндә Радий Хәбиров төрле имеш-мимешләр турында да сөйләде.

ЦУР Агыйдел елгасына авып төшәчәк, икән...
ЦУР Агыйдел елгасына авып төшәчәк, икән...

Республика Башлыгы Радий Хәбировның "туры линия"дә халык белән очрашуы Республика белән идарә итү үзәгендә оештырылды. Халыктан килгән сорауларны барлый башлагач та республика Башлыгы шушы үзәккә багышланган сорауга җаваптан башлады.

"ЦУР Агыйдел елгасына авып төшә икән... Бу дөресме?" - дип сораганнар аңардан.

- Республика белән идарә итү үзәге - җитди объект. Объект тау итәгендә урнашкан, аны ныгыту өчен күп бетон кулланылды. ЦУР - шәһәрнең матур объектларының берсе. Аны белгечләр төзеде, шуңа да ул беркемгә дә куркыныч тудырмый. Ул әле безгә бик озак хезмәт итәр, дип ышанам, - диде ул.

 

Фото:  gtrk.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: