Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәге эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре буенча фәнни тикшеренүләргә дәүләт ярдәме турында указга кул куйды.
Төбәк җитәкчесе бу максатларга төбәк бюджетыннан субсидияләр рәвешендә ел саен бирелә торган грантларны гамәлгә куйды. Грантларны түләүгә юнәлтелгән акчаның гомум күләме 2022 елда - 20 миллион сум һәм аннан соңгы елда 30 миллион сум тәшкил итәчәк.
Башкортстан Хөкүмәтенә чираттагы финанс елына һәм аннан соңгы чорга республика бюджеты проектларын формалаштырганда грантлар түләүгә бюджет ассигнованиеләре кертүне күздә тотарга кирәк.
Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы ел саен грантлар алуга конкурс үткәрүне һәм аларны сайлап алуда җиңүчеләргә бүлеп бирүне тәэмин итәргә тиеш.
Указ белән шулай ук грантлар бирү тәртибе, Евразия фәнни-мәгариф үзәге эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре буенча фәнни тикшеренүләргә дәүләт ярдәме күрсәтү өчен Башкортостан Республикасы грантлары буенча Совет турында нигезләмә һәм аның составы расланды.