-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 сентябрь 2021, 21:17

Янгыннарны сүндерүдә бердәм булдык

Радий Хәбиров туры эфирда янгыннарны сүндерүдә ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерде.

Янгыннарны сүндерүдә бердәм булдык
Янгыннарны сүндерүдә бердәм булдык

Хәйбулла районыннан Абиш авыл хакимияте рәисе "туры эфир"да Радий Хәбировка рәхмәт җиткерде.

- Кесә телефоны өчен челтәр булдыруда ярдәм күрсәтүегез өчен рәхмәт. Бездәге янгыннар мәсьәләсен хәл иткәндәге ярдәм өчен дә рәхмәт, - диде ул. - Без әле анда вышкалар төзиячәкбез. Элемтә мәсьәләсе хәл ителәчәк, - дип өстәде республика Башлыгы. Янгыннар турында Баймактан да шалтырату булды.

- Бездә зур янгыннар булды. Урманнарны сүндерүдә бердәм эшләдек. Әмма авыр техника җитми. Урман блоклары җитми. Ярдәм итегез, - диде "туры эфир"га чыгучылар. - Авыр техниканы тоту район предприятиеләренең көченнән килми. Әмма безгә янгыннарга әзер булырга кирәк. Моның өчен 1 ноябрьгә тулы пакет әзерләнәчәк. Анда эре предприятиеләрнең тракторларын 24 сәгатьтә әзерләү каралачак. Ягъни, без мондый хәлләр килеп туганда шушы предприятиеләр белән берлектә эшләячәкбез. Быел урманнарны саклау системасы үзен нәтиҗәле күрсәтте. Ул берничә урында бар, аны тагын үстерү кирәк. Киләсе янгын сезонына ныклап әзерләнәчәкбез.

Ел коры килде. Алдагы елларда да шулай булырга мөмкин. Былтыр бездә 4 гектар җирдә янгыннар булса, быел 14 гектар җир зыян күрде. Димәк, киләсе янгын сезонына җитди әзерләнәчәкбез, - диде Радий Хәбиров һәм янгыннарны сүндерүдә ярдәм итүчеләргә рәхмәтен белдерде

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: