+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 сентябрь 2021, 21:31

"Әйткән сүзләренә һәркем җавап бирергә тиеш"

Активистлар өчен җәза нинди булыр?

"Әйткән сүзләренә һәркем җавап бирергә тиеш"
"Әйткән сүзләренә һәркем җавап бирергә тиеш"

"Эхо Москвы" журналисты Руслан Вәлиев бүген Радий Хәбировка "туры линия" вакытында активистларның арытаба язмышы ничек хәл ителәчәге турында кызыксынды.

- Хокук сакчылары кайвакыт артык нык җәза бирә түгелме. Килешәсезме? - диде ул.

- Төбәк җитәкчесе буларак, мин төрле сорауларга җавап бирергә тиеш. Хокук сакчылары эшчәнлеге турында шуны әйтә алам, активист Рәмилә Сәетованы мин дә кызганам. Ир-егет буларак, хатын-кызны тоткарлауны күрү кызгану хисе тудыра. Әлбәттә, ул ниндидер сүзләр генә әйткәндер. Әмма күп вакыт сүзләр ярдәмендә зур эшләр башкарыла. Үзеңнең сүзләрең өчен җавап бирергә кирәк. Бездә суд бар. Юридик яктан җәза гуманлы да булырга мөмкин. Тик закон бозучылар барыбер җавап бирергә тиеш, - диде Радий Хәбиров.

Фото: ufa.kp.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: