+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
9 сентябрь 2021, 09:08

Йорт ишелеп төшкән!

Биш яшьлек кыз аның кырыена эленеп калган.

Йорт ишелеп төшкән!
Йорт ишелеп төшкән!


Кичә Мәскәү өлкәсенең Ногинск шәһәрендәге 28 июнь урамында торак йортта газ-һава катнашмасы шартлагач, бер подъезд ишелеп төшкән. Фаҗига вакытында исән калган балалар турында «Комсомольская правда» яза.

Шартлаудан соң йортның өч катында стеналар җимерелгән. Имгәнүчеләр арасында ике бала бар. Алар — 10 һәм 5 яшьлек апалы-сеңелле кызлар. Балалар дүртенче катта яшәгән, шартлау өченче катта булган. Сабыйлар икесе дә дәваханәдә.

Кызларның өлкәне, 10 яшьлек Лика сүзләренчә, әнисе аның аягын күреп ала һәм шкафны күчерә. Аның сеңлесе исә йорт диварына эленеп калган һәм өченче каттан чак кына егылып төшмәгән. Хәзер алар хдәваханәдә. Бәхеткә, балаларның сынган урыны юк, аларның тәне сыдырылган, кайбер урыннары бәрелгән.

Әлегә 3 һәлак булучы һәм 17 каза күрүче булуы ачыкланган. Хәрабәләр арасында эзләнүләр дәвам итә.

Фото: 50.mchs.gov.ru

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: