"Бу бик мөһим чара, эшлекле һәм инвестицион активлыкны җәлеп итүгә юнәлтелгән. Инвестсабантуй инде беренче ел гына узмый һәм Русия Федерациясендә танылу алырга өлгерде. Оештыручылар тырышты, чараның инфраструктурасы яхшы әзерләнгән, - дип билгеләде Андрей Назаров.
- Урал аръягы һәм Башкортстан белән кызыксынучы кунаклар бар. Бигрәк тә инвестсабантуйның мәдәни өлеше аеруча кызыклы булды. Кунаклар артистлар чыгышларын яратып карады, башкорт милли ашларыннан авыз итте, тирмәләрдә булды. Кыскасы, һәрвакыттагыча, Урал аръягы үз югарылыгында". Премьер-министр, шулай ук, Баймак тирмәсендә булды һәм аны югары бәяләде.