+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 сентябрь 2021, 20:57

Туган мәктәп туган йорт кебек булса яхшы

Урал аръягы-2021» III Бөтенрусия инвестицион сабантуе кысаларында Сибай шәһәрендә 6нчы шәһәр мәктәбе капсуласы салынды

Туган мәктәп туган йорт кебек булса яхшы
Туган мәктәп туган йорт кебек булса яхшы
Уку йорты төзелүгә 70 елга якын вакыт узган һәм бинаның тузу дәрәҗәсе 70 процентка җиткән. Чарада Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров катнашты, ул кайчандыр үзе дә 6нчы мәктәп укучысы булган.

Яңа мәктәп төзү идеясе аңа Башкортстанга кайткач ук килгән. Аны республика Башлыгы Радий Хәбиров та хуплаган.

Әлеге уку йорты 2023 елның 1 сентябрендә укучылар өчен үз ишекләрен ачарга тиеш.

- Заманча, динамик рәвештә үзгәрүче дөнья һәм мәгариф форматлары сыйфатлы инфраструктура таләп итә. Әгәр дә без балаларны уку әсбапларын тезләргә салып, яисә, аларны 30-40 еллык парталарга утыртып укытсак, укытуның бернинди нәтиҗәлелеге турында сөйли алмыйбыз. Алай булырга тиеш түгел, һәм булмаячак та. Без республикада белем бирүнең сыйфатын күтәрү, яңа укыту стандартларын кертү буенча системалы эш алып барабыз. Ел саен яңа, уңайлы мәктәпләр ачабыз. Сибай - башкала, ул - Урал аръягының үзәк шәһәре һәм, әлбәттә, монда шундый заманча уку йортлары барлыкка килергә тиеш, – дип нәтиҗә ясады республика Премьер-министры.

Аннары Андрей Назаров Таучылар тыкрыгындагы аллеядан узды, анда фермер продуктларын җитештерүчеләр үз товарлары турында сөйләде һәм форумда катнашучыларны, экспертларны һәм кунакларны иң яхшы казылыклар, сыр, кымыз, чәй, бал һәм башка затлы ризыклар белән сыйладылар.

Арытаба кунаклар якты һәм матур йортлар буенча уздырды, анда республиканың һәр районы үзенең эксклюзив гастрономик ризыкларын тәкъдим итте. Премьер-министр Зилаер районы хуҗалыгын аерым билгеләп үтте.

Һәр тирмә алдында милли колоритлы тулы бер музыкаль тамаша күрсәтелде. Шунысы игътибарга лаек, инвестицион сабантуй Милли кием көне белән туры килде һәм һәр катнашучыга башкортлар, татарлар, марилар, урыслар, чувашлар, чеченнар һәм башка халыкларның традицион киемнәрен күрү мөмкинлеге бирелде.

Шунда ук «КумысFEST» фестивале дә узды. Анда кунакларны берничә интерактив мәйданчык каршы алды.

Форумда барлык чаралар да Роспотребнадзор таләпләрен үтәп уза.

Фото: pravitelstvorb.ru


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: