-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
11 сентябрь 2021, 20:45

Давыт авылына мобиль офис килде

Бүген Әбҗәлил районының Давыт авылында газлаштыру мәсьәләләре буенча консультация алу өчен гаризалар кабул итү пункты оештырылды.

Давыт авылына мобиль офис килде
Давыт авылына мобиль офис килде

Мобиль офис эшендә актуаль мәсьәләләрне оператив хәл итү өчен кадастр инженерлары һәм башкарма власть органнары вәкилләре катнашты. Махсус мәйданчыкта шулай ук газ җиһазлары күргәзмәсе оештырылган иде, анда кулланучылар аның техник характеристикалары белән таныша һәм иң кулаен сайлый алды.

Исегезгә төшерәбез, бу торак пунктны газлаштыру мәсьәләсен Президент Владимир Путинның "Цемикс" заводына эш сәфәре вакытында районда яшәүче бер хатын-кыз күтәрде. Ул вакытта республика Башлыгы Радий Хәбиров Президентка бу мәсьәләне хәл итүне шәхсән үзе контрольдә тотачагын вәгъдә итте.

"Хәзерге вакытта Давыт халкыннан догазификациягә йөздән артык гариза килде, алар буенча төзелеш-монтаж эшләре алып барыла инде. Агымдагы елның октябрендә йортлар газ челтәренә тоташтырылачак. Теләүчеләр тизләтелгән тоташтыруга заявкалар бирә алсын өчен без бүген мобиль офис эшен оештырдык та», - дип билгеләп үтте «Газпром газораспределение Уфа» идарәче оешмасының «Газпром межрегионгаз Уфа» җәмгыяте генеральный директоры Альберт Локманов.

Фото: "Башинформ"

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: