- Саклык банкы - республикада иң эре эш бирүчеләрнең берсе. Ул - безнең икътисад һәм социаль өлкәдә ышанычлы партнерларыбыз. Авыл халкы күп булган Башкортстан кебек зур төбәктә Саклык банкы үз офислары челтәрен саклап калу һәм үстерүгә игътибарлы карый. Моның өчен сезгә зур рәхмәт. Стәрлетамакта сез искитмәле яңа касса-инкассатор үзәге төзедегез, анда 90 кеше хезмәт итәчәк. Бу - Башкортстанда иң матур һәм уңайлы шәһәр көненә халыкка менә дигән бүләк, - диде Радий Хәбиров.
Стәрлетамак шәһәре хакимияте башлыгы Владимир Куликов Саклык банкының Башкортстан бүлеге хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.
Ачылу тантанасында Саклык банкының Урал банкы рәисе Дмитрий Суховерхов та катнашты.
Радий Хәбиров Саклык банкының касса-инкассатор үзәген һәм мобиль офисын карады, ул республиканың ерак торак пунктларында клиентларга хезмәт күрсәтергә мөмкинлек бирә.
Фото: "Башинформ"