-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
13 сентябрь 2021, 20:59

Чүп-чарны да тәртип белән җыю отышлы

Халыктан моңа кагылышлы мөрәҗәгатьләр күп.

Чүп-чарны да тәртип белән җыю отышлы
Чүп-чарны да тәртип белән җыю отышлы

"Чүпне сортларга аерырга теләр идек, ләкин урын юк". Мондый сорауларны социаль челтәрләрдә яшәүчеләр даими бирә. Башкортстанның Республика белән идарә итү үзәге системасына ел башыннан каты коммуналь калдыклар темасына 2591 хәбәр килгән, шуларның 87се - чүп-чарны аерым җыюга кагылышлы.

Уфада яшәүче Ирина Сухорукова 2021 елның 25 февралендә Амантай урамы, 7/1 буенча әлегә кадәр сортларга аеру контейнерлары юк, дип зарланган. Уфаның Киров районы хакимияте чүп-чарны сортировкалау өчен контейнерлар барлыкка килүен әйтә. Башта халык белән уртак җыелыш үткәрәләр. Аннары сортларга аеру баклары мәйданчыгын киңәйтәләр.

2021 елның 10 сентябрендә калдыкларны аерым җыю өчен төсле контейнерлар урнаштыралар. Республика Башлыгы Указы буенча 2024 ел ахырына кадәр каты көнкүреш калдыклары сортировка мәйданчыклары бөтен төбәк буенча барлыкка килергә тиеш. Мондый контейнерларны урнаштыру буенча җаваплылык муниципаль берәмлекләр хакимиятенә йөкләнгән.

Үткән атнада, 6-12 сентябрьдә, Башкортстанда Республика белән идарә итү 2329 хәбәрне эшләде. Шул исәптән "Инцидент-менеджмент" - 1896, кире элемтә платформасы - 433. Алдагы атнада 3003 мөрәҗәгать эшләнгән. 2020 елның шул ук чорында - 1217.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: