Әгәр Башкортстанда салкын һава торышы сакланса, 16 сентябрьдән социаль объектларны һәм күпфатирлы торак йортларга җылы бирү этаплап башкарылачак.
Атналык оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәкнең Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына һәм муниципалитетларга ягып җылыту сезонына старт бирү буенча юл картасы эшләүне йөкләде.
- Асылда, бу республиканың ТКХ системасы өчен елның төп вакыйгасы, - диде Радий Хәбиров. - Фатирларда салкын торбаларга киңкүләм шикаятьләр көтмәгез, акрынлап җылылыкны тәэмин итә башлагыз.
Төбәк җитәкчесе халыкка уңай элемтә каналын билгеләргә һәм Башкортстан Башлыгы Идарәсе белән социаль коммуникацияләр буенча халык мөрәҗәгатьләре белән эшләү технологияләрен эшләргә кушты.
- Халык та, күпфатирлы йортлар Советы рәисләре дә мөрәҗәгать итә ала торган урын булырга тиеш, - диде Радий Хәбиров. - Карагыз, республиканың Ситуацион ковидкм каршы үзәге ничек эшли. Эшкәртелгән тәҗрибәне кулланырга кирәк. ЕРКЦ офислары узган елда мөрәҗәгатьләр агымын җиңә алмады. Әгәр шикаятьләр республика Башлыгы Хакимияте яки республика Хөкүмәтенә агым булып килсә, мин Уфа штабының эшләмәвен аңлаячакмын. Моннан тыш, оперштабта эшләү өчен җәмәгатьчелекне, активистларны, кеше хокуклары буенча Совет вәкилләрен, республика Башлыгының контроль идарәсе инспекторларын җәлеп итәргә кирәк. Без кышкы чорга ныклап әзерләнергә тиеш.