+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 сентябрь 2021, 13:40

Андрей Назаров: “Вакциналау – сәламәтлекне саклауның иң ышанычлы ысулы”

Бүген Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров коронавирустан ревакциналау ясаткан. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

Андрей Назаров: “Вакциналау – сәламәтлекне саклауның иң ышанычлы ысулы”
Андрей Назаров: “Вакциналау – сәламәтлекне саклауның иң ышанычлы ысулы”

Бүген коронавирустан ревакциналау ясаттым. Үземне, бер ел элек вакцина ясаткан беренче прививкадан соң булган кебек үк, яхшы хис итәм. Минем тәҗрибәм күрсәткәнчә, бу - чыннан да, нәтиҗәле яклау чарасы. Хәтта минем интенсив график вакытында да, күп йөрү һәм очрашулар булганда да мин коронавирус йоктырмадым.

Шуңа күрә кыю рәвештә прививка ясатудан шикләнүчеләргә тәкъдим аны итә алам. Мин, чыннан да, бу - үз сәламәтлегемне саклауның иң ышанычлы ысулы дип саныйм.

Теләсә кайсы поликлиникада, яки вакциналауның мобиль пунктларында аны эшләтергә мөмкин. Халыкка уңайлы булсын өчен без аларны сәүдә, бизнес-үзәкләрдә һәм башка җәмәгать киңлекләрендә оештырдык. Иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр тәнәфессез һәм ял көннәрсез эшлиләр”, - дип яза Андрей Назаров “Инстаграм”да.

Фото: “Инстаграм”.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: