+6 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 сентябрь 2021, 10:00

“Бүген төп бурыч – җылы бирү”

Башкортстанда җылыту сезоны 16 сентябрьдә башланачак.Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре белән чираттагы оператив киңәшмә үткәрде.

“Бүген төп бурыч – җылы бирү”
“Бүген төп бурыч – җылы бирү”
Бер атна эчендә 20 кеше тычкан бизгәге авыруы йоктырган, дип хәбәр итте Башкортстан буенча “Роспотребнадзор” җитәкчесе урынбасары Галина Пермина. Тулаем алганда, аның белдерүенчә, геморрагик бизгәк белән авыручылар саны, узган ел белән чагыштырганда, 2,9 тапкыр кимрәк.

“Башгидромет” фаразын исәпкә алып, Башкортстанда чираттагы җылыту сезонын 16 сентябрьдә ачу планлаштырыла. Исегезгә төшерәбез, коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләре буенча, рәттән биш тәүлек эчендә уртача тәүлеклек һава температурасы 8 градустан түбәнрәк булса, ягып-җылыту сезонын башлау турында карарны муниципалитет башлыгы кабул итә.

Торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфасын башкаручы Алан Марзаев сүзләренә караганда, 20-22 сентябрьгә синоптиклар мәгълүматлары буенча, Башкортстанда уртача тәүлеклек температура 8 градустан артмаячак. Шуңа күрә 16 сентябрьдән социаль объектларга һәм күпфатирлы йортларга этаплап җылылык бирү башланачак, дип аңлатты Алан Марзаев.

“Муниципалитетларның хәзер төп бурычы – җылы бирү. Коллегалар, моңа әзерләнегез”, – дип мөрәҗәгать итте хакимият башлыкларына Радий Хәбиров.

Гадәттән тыш хәлләр буенча республика дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров хәбәр итүенчә, Башкортстан территориясендә бер урман янгыны гамәлдә кала.

“Башкортстан территориясендә узган атнада ике урман янгыны теркәлде, дүрт учак сүн­дерелде. Бүгенге иртәнгә бер урман янгыны гамәлдә булуын дәвам итә, ул локаль­ләш­терелгән һәм көн дәвамында сүнде­реләчәк”, – диде ведомство җитәкчесе. Аның сүзләренә караганда, бу атнада Башкортстан территория­сендәге урман фондында янгынга каршы махсус режимны бетерү планлаштырыла.

Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге буенча дәүләт комитеты рәисе Маргарита Болычева “Урал аръягы-2021” өченче Бөтенрусия инвестиция сабантуе йомгаклары белән таныштырды.

Уфа шәһәре хакимияте башлыгының беренче урынбасары Марат Гайфуллин ягып җылыту сезоны алдыннан Башкортстан Башлыгы кушуы буенча оештырылган махсус штаб турында сөйләде.

– Уфа шәһәре хакимиятендә кышкы чорда җылыту, кар чистарту һәм башка мәсьәләләрне контрольдә тоту буенча штаб төзү турында карар кабул ителде. Штаб эшенең максатлары һәм бурычлары: җылыту, кар чистарту һәм башка коммуналь проблемалар буенча халыктан килгән мөрәҗәгатьләрне анализлау һәм системага салу, проблемаларның оператив чишелешен тәэмин итү, социаль киеренкелеккә юл куймау, – диде Марат Гайфуллин. – Халыктан гаризалар 4 канал буенча: Уфа шәһәре хакимияте сайтында (“Уфа кышкы”) бүлеге, Уфа шәһәренең Гражданнар оборонасы идарәсе базасында бердәм колл-үзәк, ЕРКЦ һәм РСО офислары, Телеграмма-бот аша кабул ителәчәк. Күрсәтелгән элемтә каналлары аша алынган барлык заявкалар Бердәм мөрәҗәгатьләр реестрында системалаштырылачак. Проблеманың төренә карап, гариза автомат рәвештә оператив чишелеш өчен башкаручыларга җибәреләчәк. Бу максат белән Уфа шәһәренең һәр районында эшче төркемнәр төзеләчәк.

Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Илона Макаренко Бердәм тавыш бирү көнен үткәрүгә әзерлек турында сөйләде.

– Федераль закон һәм Русия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе карары нигезендә билгеләнгән сайлауларда тавыш бирү быел өч көн: 17, 18 һәм 19 сентябрьдә узачак. Тавыш бирү вакыты – 8.00дән 20.00 сәгатькә кадәр, – диде Илона Макаренко. – Дәүләт власте һәм урындагы үзидарә органнары белән тыгыз хезмәттәшлектә сайлауларны 69 территориаль һәм 3 мең 403 учас­ток комиссиясе уздыра, шуның 39ы сайлаучылар вакытлыча булу урыннарында (дәваха­нәләрдә, тикшерү изоляторларында, тимер юл вокзалында) төзелде. Барлык сайлау комис­сияләре әгъзалары уку узды һәм 8 сентябрьдә эшкә кереште.

Тавыш бирү биналары тиешле хезмәтләр тарафыннан тикшерелде һәм эшкә әзер. Аларның барысы да стационар һәм күчмә тартмалар, тавыш бирү кабиналары, кирәкле җиһаз, сейфлар, шул исәптән сейф-пакетларны саклау, видеокүзәтү яки видеотеркәү чаралары, стационар яки кул металл детекторлары белән тәэмин ителгән. 230 сайлау участогы сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплекслары белән җиһазландырылган.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: