-9 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
10
Көнүзәк
14 сентябрь 2021, 15:45

Путин үзизоляциягә китә

Ил Президенты Владимир Путин үзизоляция режимына күчәргә тиешлеге турында Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон белән сөйләшкәндә хәбәр итте.

Путин үзизоляциягә китә
Путин үзизоляциягә китә

Владимир Путин Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон белән сөйләшкәндә, аның әйләнә-тирәсендәге ковид очраклары аркасында, үз-үзеңне изоляцияләүгә күчәргә мәҗбүр булуы турында белдерде. Бу хакта сишәмбе көнне Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итте.

 



"Владимир Путин хәбәр итүенчә, аның әйләнә-тирәсендә коронавирус белән авыручылар ачыклану сәбәпле, ул билгеле бер вакытка үзизоляция режимына күчәргә тиеш", — диелә хәбәрдә.



Шуны исәпкә алып, Русия Президенты бу атнада Дүшәнбедә узачак ОДКБ Күмәк иминлек советы сессиясендә, Шанхай хезмәттәшлек оешмасы әгъзалары булган дәүләтләр башлыклары Советы утырышында һәм ОДКБ һәм ШОС әгъзалары булган дәүләтләр башлыкларының уртак утырышында видеоконференцэлемтә режимында катнашачак, дип ачыкладылар Кремльдә.



Лидерлар, шулай ук, Әфганстандагы вакыйгалар белән бәйле ике яклы мөнәсәбәтләрнең кайбер актуаль аспектлары һәм гомум хәл турында фикер алышты.

 

Фото: Алексей Никольский/пресс-служба президента РФ/ТАСС

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: