Билгеле булуынча, бүген, 14 сентябрьдә, Башкортстанга эшлекле визит белән Русия Федерациясе Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Борис Титов килде. Бизнес-омбудсмен төбәктә эшкуарлыкны яклау мәсьәләләренә багышланган чараларда чыгыш ясады.
Аерым алганда, ул бизнеска административ басым индексының төп күрсәткечләрен анализлау буенча киңәшмәдә катнашты.
Анда Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров, Прокуратура, территориаль контроль һәм күзәтчелек органнары һәм төбәкнең бизнес-берләшмәләре вәкилләре бар иде.
— Башкортстанда без инде өч ел системалы рәвештә эшлекле мохитне яхшырту һәм бизнеска административ басымны киметү белән шөгыльләнәбез. Бу — республикада берничә юнәлеш буенча гамәлгә ашырыла торган күп перспективалы эш. Эшкуарлар өчен иң мөһим һәм актуаль мәсьәләләрнең берсе — контроль-күзәтчелек эшчәнлеген оптимальләштерү, — диде Андрей Назаров. — Безнең республика бизнеска административ басымны киметү буенча рейтингта лидер-төбәкләрнең унлыгына керә. Узган ел нәтиҗәләре буенча без анда 11нчедән 9нчы урынга күтәрелә алдык. 2019 елда әле 38нче урында гына идек.
Башкортстанның, бизнес алып бару өчен зур потенциалга ия төбәк буларак, федераль рейтингның беренче өчлегендә позицияне алырга бөтен мөмкинлекләре бар. Бу урыннарны формаль ранглау һәм бүлү инструменты гына түгел, ә контроль һәм күзәтчелек органнары эшчәнлегенә реаль төзәтмәләр кертү коралы да.
Бизнес-омбудсмен Борис Титов билгеләп үткәнчә, Башкортстан - эшкуарлык эшчәнлеген алып бару өчен уңайлы һәм хәвефсез шартлар тудыру буенча иң яхшы төбәкләрнең берсе. Аның сүзләренә караганда, республиканың елдан-ел административ басым индексында планлы рәвештә уңай яклап күтәрелүе дә шуның турында сөйли.
Башкортстанда Эшкуарларның хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Флүр Әсәдуллин киңәшмәдә катнашучыларга индексның төп күрсәткечләренә анализ ясады.
Киңәшмә барышында индекс нәтиҗәләре һәм аның күрсәткечләрен яхшырту буенча үз эшләре турында анда катнашучы барлык органнар вәкилләре чыгыш ясады. Алар шулай ук күрсәтелгән рейтингны исәпләү методикасын камилләштерү буенча үз тәкъдимнәре белән уртаклашты.
Киңәшмәдә катнашучылар, административ басымны киметү, эшкуарлар өчен шартларны яхшырту буенча планлы рәвештә алып барыла торган эш нәтиҗәсендә, барлык хакимият органнарының, инвестицион һәм Эшкуарлык климатын яхшырту буенча проект офисының, Башкортстан Республикасы Прокуратурасының, хокук саклау, контроль-күзәтчелек органнарының һәм Башкортстан Республикасында Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил аппаратының көйле эше нәтиҗәсендә күрсәткечләрне яхшырттылар, дип билгеләп үттеләр.
Фото: pravitelstvorb.ru