-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
15 сентябрь 2021, 16:34

Борайда яшь сайлаучыларны бүләкләр көтә

Тиздән барыбызны да җаваплы чара - сайлау кампаниясе көтә. Бу җәһәттән республикабызның барлык төбәкләрендә дә соңгы әзерлек эшләре җәелдерелгән.

Борайда яшь сайлаучыларны бүләкләр көтә
Борайда яшь сайлаучыларны бүләкләр көтә

- Борай районында 49 сайлау участогы булдырылды, - дип уртаклашты әлеге районның территориаль сайлау комиссиясе рәисе Азат Фәйзрахманов. - Чарада 18250 сайлаучы катнашыр дип көтелә.

Һәр участокта бернинди өзеклекләрсез эшләү өчен барлык шартлар да тудырылган. Комиссия әгъзаларына, мәкерле коронавирустан саклану максатында, махсус битлек-экраннар, шулай ук эш өстәлләренә урнаштырыла торган экраннар тапшырылган.

- Һәркайдагыча, безнең районда да барлык хәвефсезлек чаралары күреләчәк, - ди территориаль сайлау комиссиясе рәисе. - Сайлауга килүчеләргә бирү өчен медицина битлекләре, перчаткалар җитәрлек күләмдә кайтарылды. Хокук тәртибе өлкәсендә дә тиешле чаралар күрелде. Бүген бюллетеньнәр саналып, участокларга таратылды. Бу сайлауларны да оешкан һәм тыныч төстә, бернинди тәртип бозуларсыз үткәреп җибәрербез, дип ышанабыз.

Һәр сайлаудагыча, быел да Борайда, 18 яше тулып, беренче тапкыр участокка тавыш бирергә килүче яшьләргә истәлекле бүләкләр каралган.

Фото: mkset.ru

Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас: