+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
15 сентябрь 2021, 14:36

Дүртөйле сайлауларга әзер!

Дүртөйле районында 69 сайлау участогы эшләячәк, исемлектә 46763 сайлаучы теркәлгән.

Дүртөйле сайлауларга әзер!
Дүртөйле сайлауларга әзер!

- Районда 69 сайлау участогы эшләячәк, шул исәптән берсе - вакытлыча тикшерү излояторында булдырылды, - дип уртаклашты территориаль сайлау комиссиясе рәисе Илһам Шәйнуров. - Участоклар җаваплы чорга тулысынча әзер. Аларның барысы да видеокамералар белән җиһазланган, сайлау бюллетеньнәрен салу өчен урналар, тавыш бирү кабиналары белән тәэмин ителгән.

Территориаль сайлау комиссиясе рәисе әйтүенчә, участокларда, коронавирус пандемиясе шартлары таләп иткәнчә, һәр килүченең тепловизор ярдәмендә тән температурасы үлчәнәчәк, кулларына антисептик сиптерелеп, медицина битлеге һәм перчаткалар, ручка биреләчәк.

Сайлауда катнашучылар өчен Дүртөйле районы эшкуарлары ярдәмендә махсус бүләк - кибетләрдә азык-төлек һәм башка товарлар өчен ташламалы купоннар булдырылган.

Сайлау комиссияләре әгъзалары онлайн-укулар үтеп, тест тапшырып, сертификатлар алган.

- Сайлау бюллетеньнәре кайтты. Бүген төштән соң алар барлык участокларга да таратылачак, - диде Илһам Шәйнуров.

Фото: И.Шәйнуров архивыннан

Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас: