+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 сентябрь 2021, 17:05

Баймак урманнары - республикага хезмәттә

Районда урман хуҗалыгының иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләделәр.

Баймак урманнары - республикага хезмәттә
Баймак урманнары - республикага хезмәттә

Халык иҗаты үзәгендә Урман һәм агач эшкәртү сәнәгате көненә багышланган чаралар утте, анда Башкортстанның урман хужалыгы министры урынбасары Азамат Носратуллин, район хакимияте башлыгы Фәнис Әминев һәм башка рәсми затлар катнашты.

Үз чыгышларында алар районның урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең төрле эшчәнлектә, шул исәптән урман тергезү эшчәнлегендә, зур өлеш кертүләрен билгеләп үтте. Әйтик, урман тергезү мәйданы буенча Баймак районы ел саен республикада иң яхшы унлыкка керә.

Чарада, шулай ук, быел төбәктә янгыннар темасын да читләтеп үтмәделәр. Азамат Носратуллин билгеләп үткәнчә, Баймак районы территориясендә агымдагы елда 943 гектар мәйданда 37 урман янгыны чыккан.

2021 ел Баймак урман хуҗалыгы өчен юбилей елы булды. Быел оешмага 85 ел тулды. Шул уңайдан чарада тармакның барлык җитәкчеләрен һәм ветераннарын җылы искә алдылар.

Тантана тармакның иң яхшы хезмәткәрләрен һәм янгын сүндерүдә катнашучыларны бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Халык иҗаты үзәге артистлары һәм шәһәрнең сәнгать коллективлары тарафыннан матур концерт күрсәтелде.

Фото: "НашУрал"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: