+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 сентябрь 2021, 16:15

Хәерле юл сезгә!

Бу көннәрдә башкалада яңа автобуслар юлга чыга.

Хәерле юл сезгә!
Хәерле юл сезгә!

Шушы көннәрдә Уфа маршрутларына 220 яңа автобус чыгачак, аларны республика лизинг моделе буенча «Башавтотранс» өчен сатып алган.

16 сентябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Vector NEXT" һәм «НефАЗ»ның яңа модельләре белән үзе танышты.

Алдагы модификацияләрдәге кебек үк, яңа автобуслар пассажирларга хәбәр итүнең электрон системасы (автоинформатор һәм табло), ГЛОНАСС навигацион юлдаш системасы, тахограф һәм аппарель белән җиһазландырылган, аларда инвалид коляскалары өчен махсус урын каралган.

Сатып алынган модельләрнең төп аермасы - видеокүзәтүнең сигез камералы системасы, гаджетлар зарядкасы өчен USB-разъемнар һәм пассажирлар агымын күзәтүнең автоматлаштырылган системасы.

Исәпкә куелганнан соң 100 яңа «НефАЗ» автобусы һәм 120 "Vector NEXT" Уфа юлларына чыгачак. Бу республика башкаласында җәмәгать транспорты белән хәлне шактый яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.

– Без «Башавтотранс» өчен чираттагы пассажир автобуслары партиясен тапшырдык. Бу автобусларның барысын да Уфа линияләренә куячакбыз һәм тагын сатып алачакбыз, - диде Радий Хәбиров. – Мин бу елларда булган уңайсызлыклар өчен халыктан гафу үтенәм. Без, асылда, автобус маршрут хәрәкәтен оештыруның җинаятьчел системасын җимердек. Гади генә булмады, әмма барысы да яхшыга дип уйлым.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: