+15 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 сентябрь 2021, 11:40

II Эткол сайлауга әзер

1027нче участок Баймак районының II Эткол авылы мәдәният йортында урнашкан. Сайлау комиссиясе җиде әгъзадан тора, ә аның рәисе - Равил Арсланов. Алар барысы да Русия Үзәк сайлау комиссиясе оештырган укуларны үткән һәм тиешле сертификатлар алган.

II Эткол сайлауга әзер
II Эткол сайлауга әзер
- Сайлауларда тавыш бирү өч көн дәвам итәчәк, бу инфекция йогу куркынычын булдырмаска һәм гражданнарның иминлеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Тавыш бирүдә катнашучылар шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителәчәк, кулларны антисептиклар белән эшкәртү урыннары оештырылачак, һәр ике сәгать саен бина һәм контакт өслекләре дезинфекцияләнәчәк, - дип сөйләде сайлау комиссиясенең 15 еллык стажы булган әгъзасы Фәния Мәҗитова. - Күзәтүчеләр сыйфатында төбәк Иҗтимагый палатасы һәм партияләр вәкилләренең килүен көтәбез. Тавыш бирү көннәрендә көзге ярминкә, үзешчән сәнгать осталары концерты һәм спорт уеннары оештырылачак. Традиция буенча иң беренче һәм яшь сайлаучыларны хөрмәтләячәкбез.

Сайлау участогы исемлегендә 600гә якын кеше исәпләнә, аларның кайберләре өйләрендә тавыш бирәчәк, 9ы сайлауларда беренче тапкыр катнашачак.

Фото: bv02.info

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: